Лениногорск районы Ивановка авылы мәктәбендә тарих-туган якны өйрәнү музее ачылды

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгында Ивановка төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Заман элемтәсе" тарих-туган якны өйрәнү музеен ачу тантанасы булды. Актлар залында бәйрәм концерты узды.

Мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары һәм 1-9 сыйныф укучылары әзерләгән һәм башкарган патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт темасына багышланган иҗат номерлары беркемне дә битараф калдырмады.

Музейны ачуның мактаулы кунаклары генерал-майор, "Сугышчан туганлык" ның Татар төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Чубаренко Вениамин Николаевич һәм «Сугышчан туганлык» Координация советы әгъзасы, ветеран-әфганчы Галиев Вил Фарих улы, Ивановка авыл җирлеге депутаты, 1974 елда Ивановка мәктәбен тәмамлаган Борисов Евгений Николаевич, педагог-ветераннар Н.Г.Косолапова һәм Н.Х.Магасумова булды.

Генерал-майор Чубаренко Вениамин Николаевич мәктәптә һәм Лениногорск районында яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча алып барылган эшне югары бәяләде һәм музейга «Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел»медален бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International