Лениногорск шәһәрендә "Безнең геройлар"интеллектуаль уены узды

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Безнең геройлар» интеллектуаль уены узды.

Уенда 6 команда катнашты: болар-Лениногорск нефть техникумының «Память» исемле студентлар командасы, 5нче мәктәпнең «Ягодки» исемле укучылар командасы, 2нче мәктәпнең «Патриот» исемле укучылар командасы, Лениногорск политехник көллиятенең «Ратник» исемле студентлар командасы, 8нче мәктәпнең «Эхо Героизма» исемле укучылар командасы, 12нче лицейның «Лицей»исемле укучылар командасы.

Уен 5 турдан торды: сынау сораулары, ребуслар, музыка сораулары һәм ахыргы этап автоматны сүтү һәм җыю булды.

Уен йомгаклары буенча беренче урынны - «Эхо Героизма» командасы (8 нче мәктәп), икенче урынны - Лениногорск политехника көллиятенең «Ратник» командасы, өченче урынны - "Лицей" командасы (12 нче лицей) алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International