Пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) һөҗүмнәренең ешаюы белән бәйле рәвештә, мондый ситуацияләрдә ничек эш итәргә кирәклеген белү мөһим.
БПЛА һөҗүме вакытында нишләргә?
Тыныч булыгыз, паникага бирелмәгез.
Бик тиз якындагы сакланган бинага (подвалга, сыену урынына) кереп яшеренегез.
Ышык урын булмаса, җиргә ятыгыз, башыгызны кулларыгыз белән каплагыз.
Тәрәзәләргә якын бармагыз, куркыныч беткәнче урамга чыкмагыз.
Җирле хакимият һәм ашыгыч хезмәтләр күрсәтмәләрен үтәгез.
Бу мәгълүматны якыннарыгыз белән уртаклашыгыз!