Лениногорск шәһәрендә яшәүче Кәтибә Хәлиулла кызы Фәрхетдинованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Лениногорск шәһәре Башлыгы урынбасары Галия Урманова Кәтибә Хәлиулла кызы Фәрхетдинованы 95 яшьлек юбилее белән котлады!

Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Кәтибә Хәлиулла кызына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медале тапшырылды.

Фәрхетдинова Кәтибә Хәлиулла кызы 1930 елның 11 мартында Шөгер районының Тукмак авылында туа. Балачактан ук аңа авырлыклар белән очрашырга туры килә. Инде 11 яшендә үк ул совхозда өлкәннәр белән беррәттән эшли башлый, еш кына зур физик көч һәм чыдамлык таләп итә торган ир-ат вазыйфаларын да үти.

Барлык сынауларга да карамастан, Катибә Хәлиулла кызы җиде сыйныфны тәмамлый, бу- ул заманда бик зур казаныш була.

Хезмәт сөючәнлеге, ныклыгы һәм сугыштан соң туган хуҗалыгын торгызырга омтылуы өчен Кәтибә Хәлиулла кызын һәм аның буынын хаклы рәвештә сугыштан соңгы чор геройлары дип атарга була.

1950 елда ул кияүгә чыга һәм Лениногорск шәһәренә күченә. Ул РНУга төрле эшкә урнаша. Аннары приборлар заводына күчә, ә соңрак күп еллар «ВНГСТМ» ПМКда склад мөдире булып эшли.

Кәтибә Хәлиулла кызы тормышында гаилә һәрвакыт аерым урын алып тора. Ул дүрт бала тәрбияләп үстергән, аларга мәхәббәт һәм кайгырту бүләк иткән, алты оныгына ярдәм иткән һәм алты оныкчыгы тууына шатланган.

Аның "Фидакарь хезмәте өчен" бүләкләре бар, ул Бөек Ватан сугышы инвалидының тол хатыны, һәм аның тормышының бу бите - барлык авырлыкларга карамастан, күңелендә җылылык, мәрхәмәтлелек, туганнарына һәм якыннарына чиксез тугрылык саклап кала алуының тагын бер дәлиле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International