Тыл хезмәтчәне Бәдретдинова Кәримә Хәлфетдин кызына юбилей медале тапшырылды

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

Лениногорск шәһәре Башлыгы урынбасары Галия Урманова Бәдретдинова Кәримә Хәлфетдин кызына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медален тапшырды.  

Бәдретдинова Кәримә Хәлфетдин кызы 1931 елның 1 августында Лениногорск районының Түбән Чыршылы авылында Закирә һәм Хәлфетдин гаиләсендә туа.

Әтисе сугышка киткәндә, гаиләдә дүрт кыз, иң олысына ун яшь була. Кәримәгә кечкенәдән үк сугыш елларының авырлыгын күрергә туры килә: олылар белән ындыр табагында эшләү, ачлык, ятимлек, әнисенә хуҗалыкта ярдәм итү, апаларын карау.

Сугыш вакытында колхозда авылдашлары белән бергә эшли. 1953 елда якташы Таһир белән гаилә коралар. Авылда зур янгыннан соң, яңа урында нигез салырга һәм йорт салырга туры килә. 40 елга якын бергә гомер итәләр, 8 бала үстереп, тәрбиялиләр.

Кәримә Хәлфетдин кызы 16 елдан артык хат ташучы булып эшли.

8 баласы да тормышта үз урыннарын тапкан. 8 баласы (6 кызы һәм 2 улы), 6 кияве, 2 килене, 16 оныгы һәм 24 оныкчыгының игътибары белән чолгап алынган ул, һәр яңа көнен рәхмәт белән каршылый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International