Халыкара хатын - кызлар көне алдыннан Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өйләрендә социаль хезмәт алучы хатын-кызларны котладылар.
Социаль хезмәткәрләр һәркем өчен изге сүзләр тапты.
Социаль хезмәт алучылар өлкәннәргә карата кайгыртучанлык, игелек һәм җылы мөнәсәбәтләре өчен социаль хезмәткәрләргә чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.