Лениногорск шәһәренең Комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә 8 март бәйрәме уңаеннан чара үткәрелде

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Язгы бәйрәм Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан “Исток - Башлангыч” комплекслы үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре бәйрәм программасы - “8 Март - әниләр бәйрәме” оештырылды. 

Чараның максаты - социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны котлау һәм һәр кеше тормышында хатын-кызның мөһим ролен билгеләп үтү.

Чарада катнашучылар өчен белгечләр тарафыннан концерт һәм уен программасы әзерләнгән иде. Әниләр балалар белән “Мамаболл”, “Золушка”, “Тылсымлы йомгак” бәйгеләрендә катнаштылар, яз темасына табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр. Биредә һәркем үз осталыгын, зирәклеген һәм командада эшли белүен күрсәтә алды.

Бәйрәм җылы дуслык атмосферасында узды. Барлык катнашучылар да яхшы кәеф һәм уңай хис-кичерешләр алдылар.

Залда бүлек белгечләре көче белән булдырылган фотозона эшләде, анда теләге булган һәркем истәлеккә фотога төшә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International