Лениногорск районында "Май чабу" бәйрәме

2025 елның 4 марты, сишәмбе

21 февральдән 2 мартка кадәр Лениногорск үзәк китапханәләрендә Май чабу бәйрәменә багышланган төрле чаралар узды.

Май чабу-елның иң матур һәм күңелле бәйрәмнәренең берсе. Бу борынгы йола бөтен Россия буенча киң колач белән билгеләп үтелә, төрле буын кешеләрен берләштерә.

Зеленая Роща авыл китапханәсендә "Масленица килде, капкаңны ач!" чарасы узды Алып баручы балаларга бәйрәмнең тарихы, аның мәҗүси тамырлары һәм Май чабу атнасының һәр көненең әһәмияте турында сөйләде. Май чабу, Кыш, Яз һәм Убырлы карчык ролендә җирле активистлар һәм мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Балалар рәхәтләнеп әйлән-бәйлән уйнадылар, коймак ашадылар һәм чәй эчтеләр, ә бәйрәм ахырында карачкы яндырдылар.

2 нче шәһәр филиалы «Масленица хороша — Широка ее душа»уен программасын оештырган иде. Китапханәче бәйрәмнең килеп чыгышы һәм аның борынгы традицияләре турында сөйләде. Укучылар коймакның кояшны символлаштыруын белделәр һәм «Чишмә», «Тасма» һәм башка уеннарда шатланып катнаштылар. Чара коймак белән чәй эчү белән тәмамланды.

Яңа Чыршылы авыл китапханәсендә Май чабу атнасына багышланган «Широкая Масленица» фольклор бәйрәме узды.

Май чабу төрле яшьтәге һәм төрле буын кешеләрен берләштерүче иң күңелле халык бәйрәмнәренең берсе булып кала бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International