Соңгы вакытта Лениногорскида яңа иҗтимагый киңлекләр барлыкка килде, аларда вакыт үткәрү, күңелле итү бик уңайлы.
Бу сораштыруда иҗтимагый киңлекләр дигәндә без паркларны, скверларны, бульварларны, яр буйларын, шәһәрнең җәяүлеләр урамнарын яки мәйданнарын күздә тотабыз.
Сораштыруда катнашыгыз һәм киләчәктә, сезнең карашка, нинди пространстволарны төзекләндерергә кирәклеген сайлагыз.
Тавыш бирү 2025 елның 28 февраленнән 10 мартына кадәр бара.
Лениногорскины уңайлы һәм заманча итү өчен сезнең фикерегез мөһим!