Лениногорск шәһәренең «Юбилейный» паркында Май чабу бәйрәме узды.
Май чабу - елның иң көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе. Әлеге бәйрәмне никадәр күңеллерәк билгеләп үтсәң, ел шулкадәр уңышлырак һәм иминрәк булачак, дип санала.
Бу көнне кунаклар һәм шәһәр халкы өчен үзешчән артистлар катнашында бәйрәм программасы, төрле яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыклары оештырылды, шулай ук сәүдә нокталары эшләде.
«Россиянка», «Эрзянка» һәм «Шура хуран» ансамбльләре, матур итеп өстәл әзерләп, үзләренең милли ризыкларын тәкъдим иттеләр. Төп сый, әлбәттә, коймак иде.
«Высота» яшьләр үзәге хезмәткәрләре мастер-класс үткәрделәр, анда балалар белән бергә бәйрәм символы — курчак ясадылар.
Үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре балалар өчен күңелле уеннар оештырды.
Бәйрәмнең кульминациясе гадәттәгечә карачкы яндыру булды.