Лениногорск районы Тимәш авылында мунча янган

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

1 мартта янгын сүндерү бүлегенә Лениногорск районы Тимәш авылы Октябрьск урамы 25 йорт буенча янгын чыгуы турында хәбәр килә.

Янгын урынына янгын сүндерү бүлеге, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, "Ашыгыч ярдәм" килә.

Янгын нәтиҗәсендә 5 кв. м мәйданда түшәмгә һәм мунча эчендәге диварларга зыян килә.

Янгынның башлангыч сәбәбе-мичләрдән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Мунчаларда янгын чыгуның иң еш очрый торган сәбәпләре: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, мич җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу.

Төп сәбәпләрнең берсе исерек хәлдә ут белән саксыз эш итү. Мунчадан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.

Мунчаның агач, димәк, җиңел кабына торган өлешләрен изоляцияләргә яки мич һәм төтен чыгаргычның кайнар өлешләреннән шактый ераклыкка алып куярга кирәк.

Изоляция өчен янмый торган яки җылылык үткәрүчәнлеге түбән булган материал кулланырга. Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге мунчадан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерә:

1. Мич утка чыдам бетон фундаментта стеналардан куркынычсыз ераклыкта урнаштырылырга тиеш.

2. Утлы күмерләр агач идәнгә эләкмәсен өчен, мич алдына корычтан ясалган 50х70 үлчәмле лист куярга кирәк.

3. Төтен чыгаргычның чисталыгын күзәтегез һәм аның тыгылуына юл куймагыз.

4. Мунчада җылылыкка чыдам махсус яктырткычлар, чыбыклар һәм комплектлау детальләре генә кулланырга кирәк.

5. Розеткаларны чабуну һәм юыну бүлмәләренә урнаштырырга киңәш ителми, аларны мунча алдына һәм ял бүлмәсенә чыгару яхшырак.

6. Ягылган мунчаны бернинди шартларда да караучысыз калдырмагыз.

7. Мичкә кирпеч салуның торышын күзәтегез. Ярыклар мичнең артык кызуыннан яки сыйфатсыз материаллар кулланудан барлыкка килергә мөмкин. Барлыкка килгән ярыклар аша янгын чыгарырга сәләтле очкыннар очып чыгарга мөмкин. Моннан тыш, мунчада ис газы эләгү кеше тормышы өчен бик куркыныч.

8. Мунча һәм мунча мичләре төзүне профессионалларга ышаныгыз.

Исегездә тотыгыз, мунчаның янгын куркынычсызлыгы тулысынча сезнең җаваплылыкта.

Барлык саклык чараларын үтәгез, җиһазларны вакытында карап торыгыз.

Янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләрен бозмагыз, бу бит иң җитди һәм төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Янгын чыккан очракта 101 яки 112 телефоны буенча шалтыратыгыз!

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы эчке хезмәт подполковнигы  Вилданов Дамир Равил улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International