Түбән Чыршылы авылында яшәүче Әүхәдиева Гасимә Гайнетдин кызы бүген 100 еллыгын билгеләп үтә

2025 елның 1 марты, шимбә

Аны юбилее белән Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова котлады. 

Әүхәдиева Гасимә Гайнетдин кызы Лениногорск районының Түбән Чыршылы авылында крестьян гаиләсендә туа. Ул тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны.

Аның әтисе Гайнетдин укымышлы, алдынгы карашлы кеше,әнисе бик тырыш хатын була.

1939 елда Гасимә Гайнетдин кызы Түбән Чыршылы авылындагы крестьян яшьләре мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлый, сеңелләрен һәм энеләрен карый һәм сугышка кадәр «Спартак»колхозының кыр эшләрендә катнаша.

Сугыш елларында Гасимә Гайнетдин кызын Урал урманнарына такта яру заводына җибәрәләр. Сугыш ахырына кадәр Ленинград өлкәсендә электр линияләрен торгызуда катнаша, Карелиягә кадәр барып җитә.

Сугыштан соң ул туган авылына кайта һәм үзенең герое Габдрахман Әүхәдиевне очрата. Аның белән бергә 47 ел яшиләр. «Спартак»колхозында хезмәт итәләр.

Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, аларның икесе балачактан инвалид һәм шуңа да карамастан аның беренче ярдәмчеләре булып тора. Аның биш оныгы, 10 оныкчыгы бар. Олы уллары һәм кызлары Лениногорск шәһәрендә яшиләр һәм чиратлашып әниләрен карыйлар.

Гасимә Гайнетдин кызы-авылның җанлы тарихы. Күрү сәләте начарлануга карамастан, хәтере бик яхшы.

Бүгенге көндә аның бер генә теләге бар - тик сугыш туктасын һәм МХОда катнашучыларның барысы да җиңү белән гаиләләренә әйләнеп кайтсын һәм илдә тынычлык урнашсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International