Лениногорскида «Татнефть» ГАҖ, "Охтин-Ойл" һәм Лениногорск шәһәре Теннис федерациясе ярдәме белән «Лениногорск шәһәре Теннис федерациясе» фондының беренче идарәчесе Сергей Кандауров истәлегенә багышланган теннис буенча һәвәскәрләр турниры узды.
Турнир географиясе елдан – ел киңәя бара, Лениногорск вәкилләреннән тыш, ярышларда илнең төрле шәһәрләреннән-Ульяновск, Самара, Казан, Туймазы, Октябрьский, Нефтекама һәм Әлмәт шәһәрләреннән спортчылар катнашты. Уенчылар составы көчле җыелды, өстәвенә, күп кенә уенчылар моңа кадәр очрашканнар иде инде, бер-берсенең көчле һәм йомшак якларын беләләр иде.
Әмма теннис, билгеле булганча, алдан әйтеп булмый, шуның белән кызыклы да. Барлык парлар да кортка җиңү теләге белән чыктылар – йөз процентка көчләрен куйдылар һәм сынатмаска тырыштылар.
Призлы урыннар өчен көрәш нәтиҗәсендә турнир түбәндәгечә тәмамланды: беренче урынны Артур Агиев һәм Наил Хәкимов (Казан шәһәре) парлары яулады. Икенче урында шулай ук Казан спортчылары Оскар Дәүләтев һәм Андрей Богданов, өченче урында-Рөстәм Хөснетдинов (Лениногорск шәһәре) һәм Иван Песошин (Казан шәһәре).
Ярышлар кубоклар һәм призлар тапшыру белән тәмамланды.