Мэриянең утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясеутырышы узды

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.  

Анда «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Михайлова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Елена Никитина, «АПОПАТ» АҖ генераль директорының эксплуатация буенча урынбасары Игорь Дегтярев, Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты  җитәкчесе Риваль Сытдиков, «Татнефтедор» ҖЧҖ башлыгы Айдар Мөдәрисов, мәктәп директорлары һәм башкалар катнашты.

2024 елда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү буенча үткәрелгән чаралар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Елена Никитина доклад белән чыгыш ясады.

Елена Александровна әйтүенчә, 2024 елда барлыгы 46 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шулар нәтиҗәсендә 11 кеше һәлак булган, 52 кеше яраланган.   Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре транспорт чарасының машина йөрү өлешендә урнашу кагыйдәләрен бозу, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу һәм башкалар.

2024 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 6260 очрагы теркәлгән. Шулардан исерек килеш транспорт белән идарә итү - 240, РФ Җинаять кодексының 264.1-264.3 маддәсе буенча - 32, каршы як полосага чыгу (узып китү) – 213 һәм башкалар бар.

"Юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау эше даими нигездә алып барыла. Агымдагы ел башыннан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «БДД» ДБУ белән берлектә массакүләм мәгълүмат чаралары өчен 667 материал әзерләде, мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә әңгәмәләр уздырды, хезмәт коллективлары белән очрашулар узды” -,дип сөйләде ул.

Мәгариф һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау эше турында «Мәгариф идарәсе» җитәкчесе Вагиз Санатуллин сөйләде.

Лениногорск районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең барлык әгъзаларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау эшен дәвам итәргә, транспорт чараларының техник торышына контрольне көчәйтергә, машина йөртүчеләрнең пассажирлар йөртүче транспорт чаралары белән идарә итүенә контрольне көчәйтергә, юл хәрәкәтендә катнашучыларның мәгълүмати-аңлату эшләрен дәвам итәргә дигән күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International