Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Нестерова Анна Игнатьевнаны 93 яшьлек юбилее белән котлады.
Анна Игнатьевнаның язмышы илебезнең күп кенә кешеләренең язмышына охшаган. Ул күпне күргән: шатлыгын да кайгысын да.
Анна Игнатьевна, тормышыгызда бары тик яхшы хәбәрләр һәм шатлыклы вакыйгалар гына булсын! Без сезгә сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы чордагы хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.