Узган ял көннәрендә Лениногорск районы Керкәле авылында узышларга нигез салучы Фаяз Ибраһимов истәлегенә ЗАЗ автомобильләрендә ралли-спринт узды.
Ярышта Арча, Әлмәт районнарыннан, Казан шәһәреннән, Лениногорск районыннан 30дан артык автомобиль узышчылары катнашты.
Арча районыннан Ленар Сабирҗанов Лениногорск районында беренче тапкыр.
"Арча районында ел саен әфганчы Илнур Яруллин хөрмәтенә ярыш үткәрелә. Быел да 23 февраль хөрмәтенә узышлар булырга тиеш иде, әмма оештыручы авырып китте, узышларны мартка күчерделәр һәм безнең монда килү мөмкинлеге туды. Үз мөмкинлекләребезне күрсәтербез, җиңүгә әзер», - дип уртаклашты Ленар.
Ярышларда Лениногорск егете Лениногорск районы буенча ЮХИДИ өлкән инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Рифат Билалов та катнашты:
"Күргәнегезчә, беренче ярыш узды. Өч әйләнеш үтәргә кирәк иде. Биш машинадан без беренче булып килдек. Беренче урынны яуларга тырышачакбыз, җиңүгә омтылабыз. Әлеге машинаны без узган ел сатып алдык. Ярышларга ай буена әзерләндек", - диде Рифат.
Нәтиҗәләр буенча ралли-спринтта лениногорскилылар җиңү яулады. Беренче урынны Илшат Вәлиев яулады, икенче урында – Ришат Шәяхмәтов, өченче урында - Рифат Билалов.
Җиңүчеләргә Кубоклар, Дипломнар һәм призлар тапшырылды.