Кәрәзле җайланмалар, телефоннар, планшетларны без кулдан бөтенләй диярлек төшермибез (өстәвенә, төрле урыннарда), алар төрле инфекцияләр кузгатучы бактерияләрнең һәм вирусларның төп чыганагына әверелергә мөмкин.
Ни өчен шулай килеп чыга?
Төп сәбәпләр:
- кәрәзле телефон яки планшет еш кына кулдан кулга күчә, ә телефон хуҗасы аны һәрвакытта да чиста куллары белән генә ала алмый;
- сөйләшкәндә кесә телефоны биткә бик якын куела;
- гаджет хуҗаларының күбесе аларны беркайчан да чистартмый, чөнки бозарга яки зыян китерергә мөмкин дип куркалар;
- күпләр кәрәзле телефоннар яки планшетларны үзләре белән бәдрәфкә ала .
Мобиль җайланма грипп һәм башка вируслы респиратор инфекцияләр, мәсәлән, COVID-19 таратучы буларак аеруча мөһим роль уйный ала.
Инфекцияне ничек булдырмаска?
1. Куллар гигиенасын төгәл үтәргә кирәк – җәмәгать урыннарына һәм бәдрәфкә барганнан соң һәрвакыт 20 секунд дәвамында кулларны яхшылап юарга, аннары бер тапкыр кулланыла торган кәгазь сөлге белән коры сөртергә. Үзең белән антисептик тастымаллар яисә сыек чаралар (гельләр, спрейлар һ.б.) йөртү бик тә максатка ярашлы. Кулларны юып алу мөмкинлеге булмаса да, һәрвакыт шулай чиста тотарга мөмкин.
2. Телефонның үзен даими рәвештә антисептик чаралар белән эшкәртергә, бигрәк тә гаджет корпусы биткә тиеп торган урыннарда. Әгәр чехол бар икән - аны эшкәрткәндә алып, аерым эшкәртергә кирәк (ә гомумән аннан башка эшләү яхшырак).
Грипп һәм ОРВИ вируслары (һәм коронавируслар) белән көрәшү өчен спирт нигезендә салфеткалар һәм гельләр куллану яхшырак.
Телефонны яисә планшетны гавами урыннарга, җәмәгать транспортына һ.б. кергән саен һәм, һичшиксез, эш көне тәмамланганнан соң эшкәртергә кирәк.
«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Әлмәт филиалы табибы Мөхәммәдиева Р. Х. (Роспроребнадзор материаллары буенча)