Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арту чорында ничек сакланырга

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Грипп һәм ОРВИ сезонында без специфик булмаган профилактиканың төп кагыйдәләрен үтәргә күнеккән: физик дистанцияне сакларга тырышабыз, җәмәгать урыннарында һәм җәмәгать транспортында медицина битлекләрен кулланабыз, кулларны әйбәтләп юабыз.

Әмма инфекциядән саклану өчен үз торагыңның торышы турында да кайгыртырга кирәк. Кеше үз гомеренең өчтән бер өлешен өйдә үткәрә, шуңа күрә анда максималь куркынычсыз шартлар тудыруга игътибар итәргә кирәк, бигрәк тә эпидемия сезонында.

Вируслар өслекләрдә, җиһазларда, көнкүреш әйберләрендә, уенчыкларда булалар һәм контакт юлы белән, пычрак куллар аша кеше организмына эләгергә мөмкиннәр. Әлбәттә, инфекция йоктыруның мондый юлы төп юл түгел. Өстәвенә, әйләнә-тирә мохиттә вируслар үзләренең инфекцион активлыгын бик озак саклый алмый.

Гадәттә алар тере организм күзәнәкләре эчендә паразитлык итәләр, һәм терек булмаган тирәлектә яшәү алар өчен һәлакәтле. Шуңа да карамастан, инфекция йоктыру куркынычы бар, бигрәк тә өйдә грипп яки ОРВИ белән авыручы бар икән.

Бүлмәләрне җыештырганда һәм дезинфекцияләгәндә нәрсәгә аерым игътибар бирергә? Ишек тоткаларын спиртлы (70% тан да ким булмаган) яки хлорлы антисептик белән эшкәртергә кирәк. Сүндергечләрне, шкаф тоткаларын, урындык артларын (тукыма белән тышланмаган), өстәл өслеген, тумбочкаларны, киштәләрне, көнкүреш приборларын (идарә панельләрен, пультларны) антисептиклы тастымал белән эшкәртергә кирәк. Унитаз, ванна, душ кабинасы, биде хлор нигезендә дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртелергә тиеш.

Дезинфекцион эшкәртүне еш үткәрергә кирәкме? Әгәр өйдә авыручылар булмаса, көненә бер тапкыр яки көн аралаш эшкәртү дә җитә. Искәрмә: тышкы ишек тоткалары ешрак эшкәртүне таләп итә. Әгәр өйдә авыручы бар икән, дезинфекция предметлар белән һәр контакттан соң ясалырга тиеш. Моннан тыш, атнага ике-өч тапкыр көнкүреш юу чараларын кулланып дымлы җыештыру үткәрергә кирәк. Ләкин өйдә авыру бар икән, моны көн саен хлорлы дезинфекция чаралары кулланып эшләргә кирәк. Шунысы мөһим: һаваны чиста тоту өчен бинаны системалы рәвештә җилләтергә кирәк.

Грипп/ОРВИ белән авыручы кеше фатирда булса, нишләргә?

Авыру мөмкин булганча аерым бүлмәгә изоляцияләнергә тиеш. Аның белән элемтәләр максималь чикләнгән булырга тиеш. Авыруны караган вакытта бер тапкыр кулланыла торган битлекләр кулланырга кирәк. Авыру өчен индивидуаль савыт-саба җыелмасы бүлеп бирергә, һәр кулланганнан соң аны дезинфекцияләү чаралары кулланып юарга кирәк. Авыру белән яки ул кулланган әйберләр белән элемтәгә кергәннән соң, кулларны сабын белән яхшылап юарга кирәк.

Авыруның бүлмәсендә оптималь температура режимын сакларга һәм даими рәвештә йортның барлык бүлмәләрен җилләтергә кирәк.

 

Табиб Мөхәммәдиева Р. Х. Роспотребнадзор материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International