Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар планы нигезендә түбәндәге эшләр башкарылды:

норматив-хокукый база яңартылды, гомуми белем бирү учреждениеләре һәм мәдәният учреждениеләре сайтларында мәгълүмат яңартуга даими мониторинг үткәрелә, сайтларга даими тикшерү алып барыла;

гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә көн саен туклануны оештыруга контроль үткәрелә, дәрестән тыш эшчәнлек алып барыла;

гомуми белем бирү учреждениеләрендә укудан тәнәфес вакытында балаларга уңайлы ял итү өчен билгеләнгән зоналарда тематика ай саен үзгәртелә;

педагогларның квалификациясен күтәрү курслары, ата-аналар белән җыелышлар, педагоглар белән киңәшмәләр даими үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International