"Исток-Башлангыч" үзәге белгечләре эчке хезмәт подполковнигы белән берлектә көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы буенча чара үткәрделәр

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге начальнигы эчке хезмәт подполковнигы Дамир Вилданов белән берлектә, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә, шулай ук күп балалы гаиләләргә көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар үткәрү максатында бардылар.

 Аның барышында гаилә әгъзалары белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде. Гражданнарга иң мөһим һәм кирәкле куркынычсызлык кагыйдәләре язылган белешмәләр һәм листовкалар, шәһәрнең барлык ашыгыч хезмәтләренең телефон номерлары тапшырылды. Элек урнаштырылган төтенле янгын хәбәрчеләре тикшерелде. 

Электр челтәрләрен һәм электр приборларын төзәтелгән хәлдә тоту зарурлыгына, янгын куркынычы булган предметларны саклауга юл куймауга игътибар иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International