"Исток-Башлангыч" үзәге белгечләре Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулуга багышланган дәрес үткәрделәр

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Исаева Мария «Яшь патриот»социаль технологиясе кысаларында чираттагы дәрес үткәрде.

Очрашу Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстан Республикасыннан чыгаруга 36 ел тулуга багышланган иде. Әлеге чара үзәк китапханә белән берлектә үткәрелде.

Оештыручылар катнашучыларны Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырдылар, солдатларыбызның батырларча һәм профессиональ рәвештә үз бурычларын үтәве турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International