"Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов Бөек Ватан сугышы ветераны Чатуров Андрей Дмитриевичка «Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы һәм Лениногорск шәһәренең Мактаулы гражданины» исемен, шулай ук «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел»юбилей медален тапшырды.
Геройны кызы Ольга Андреевна Тихонова карый. Андрей Дмитриевич 1927 елның 12 сентябрендә Мордва Кармалкасы авылында туа. 1944 елның ноябрендә армиягә алына, ул вакытта аңа 17 яшь була. Хезмәтен Ерак Көнчыгышта, Япония белән сугышта, 1951 елда тәмамлый.
Андрей Дмитриевич хезмәт ветераны исеменә ия, удар хезмәте өчен күп тапкырлар төрле бүләкләр, шул исәптән «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә, аның фоторәсемнәре мактау тактасына урнаштырыла.
Батырлыгыгыз өчен рәхмәт, хөрмәтле Андрей Дмитриевич! Сезгә сәламәтлек, якыннарыгыз, балаларыгыз һәм оныкларыгыз арасында озын гомер телибез.