Лениногорск шәһәрендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган митинг узды

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Лениногорск шәһәрендә сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулуга багышланган митинг узды.

Митингка администрация вәкилләре, әфган сугышы һәм башка кораллы конфликтлар ветераннары, һәлак булган сугышчыларның туганнары, ветераннар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, МХОда катнашучыларының туганнары җыелды.

"Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов:

-Кызганычка каршы, Әфганстанда без 10 якташыбызны югалттык. Һәм бүген һәлак булганнарга хөрмәт күрсәтәбез һәм исән-сау өйләренә әйләнеп кайтканнарга рәхмәт белдерәбез. Сезнең батырлыгыгыз, ныклыгыгыз һәм актив гражданлык позициягез — барыбыз өчен дә үрнәк. Бүген биредә булган ветераннар безнең үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора", - диде ул.

Шулай ук митингта катнашучылар алдында Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, «Юнармия» иҗтимагый хәрәкәте штабы башлыгы, отставкадагы подполковник Илья Мишин чыгыш ясады.

Әфган сугышында Татарстанда туган 11 мең 504 кеше катнашкан. Аларның 296 сы сугышта һәлак булган яки сугыш хәрәкәтләре вакытындаалган яралардан үлгән.

Лениногорск районыннан сугышка 260 ир-егет киткән. Аларның 10 сы чит җирдә һәлак булган. Болар-Гәрәев Рәфикъ Мансур улы, Гарифуллин Минислам Миңнеханович, Ершов Сергей Михайлович, Зарипов Әнис Данисович, Игнатьев Сергей Васильевич, Плешаков Геннадий Алексеевич, Стулов Евгений Николаевич, Станюков Сергей Викторович, Фаррахов Эраст Ранисович, Шәйдулин Илшат Сәгыйть улы.

Митингта катнашучылар һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

 

Фото: ЛМР матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International