Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык»жюри әгъзаларыннан мастер - класс узды.
Ел саен фестиваль башланыр алдыннан жюри әгъзалары укучыларның номерларын карап, балаларның сәхнәдә чыгыш ясарга әзерлеген бәяләп кенә калмыйча, аларның җитәкчеләре белән әңгәмә дә үткәрәләр, режиссерлык идеяләре, кыйммәтле киңәшләр бирәләр.
Төрле номинацияләрдә катнашачак балалар: хореография, конферансье, вокаль ансамбльләр, вокал-соло аерым-аерым әңгәмә коралар, жюри әгъзалары белән хаталар өстендә җентекләп эшлиләр.
«Созвездие – Йолдызлык» жюри әгъзалары – ТР һәм Кырым Республикасының атказанган артисты, бишенче «Созвездие – Йолдызлык» ның сәнгать җитәкчесе Дмитрий Александрович Платонов, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Шәһәрдән юл» бию театры җитәкчесе Лилия Тәһәветдинова, Алиса Мамина Г. Тукай ис.татар дәүләт филармониясе солисты, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты. Зилә Бикбова – «Созвездие-Йолдызлык» арт – резиденциясе театры актрисасы, ГИТИСны тәмамлаган.
Жюри әгъзаларының берсе-Питрәч районыннан Зилә Бикбова. Ул 2017 елдан 2023 елга кадәр Лениногорск шәһәрендә яшәгән. Барлык катнашучыларны кечкенәдән белә:
"Барлык жюри әгъзалары ел саен фестиваль алдыннан республиканың барлык шәһәрләрен һәм районнарын йөреп чыгалар. Алар мастер-класслар гына уздырып калмыйча, ансамбльләр, бию коллективлары җитәкчеләре белән дә әңгәмә коралар, киңәшләр һәм идеяләр бирәләр. Хореография коллективларыннан аларның ни турында биюләрен, режиссерлык уйларын сорыйбыз, ә тамашачылар бит бу хакта белмиләр, алар нәрсә турында бииләр. Шуңа күрә жюри педагогларга бию идеясен югары дәрәҗәдә тормышка ашырырга ярдәм итү өчен килә дә инде. Барлык номерларны караганнан соң, жюриның һәр әгъзасы һәр коллектив белән индивидуаль әңгәмә кора», дип билгеләп үтте Зилә Бикбова.
2025 елда «Созвездие – Йолдызлык»фестиваленә 25 ел тула. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан фестиваль Җиңү темасына багышланачак. Конкурс положениесендә язылган төп мөһим тематика - беренче җыр хәрби-патриотик, ретро сугыш еллары булырга тиеш.
Лениногорск шәһәрендә фестивальнең муниципаль этабы февраль ахырында узачак. Үзешчән артистларга уңышлар, җиңүләр телибез.