Лениногорскида «Җәлил укулары» конкурсы узды

2025 елның 14 феврале, җомга

Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда ел саен үткәрелә торган «Җәлил укулары»муниципаль әдәби конкурсы узды.

Конкурсның төп бурычлары булып М.Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, фронтовик язучыларның иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү, иҗади үзбилгеләнү өчен шартлар тудыру, талантлы укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, сәнгать һәм башкару осталыгын арттыру өчен шартлар тудыру, әдәби шигъри әсәрләргә уңай эмоциональ мөнәсәбәт тәрбияләү тора.

Конкурста жюри әгъзалары төрле яшь категорияләре һәм номинацияләре буенча 130дан артык катнашучыны бәяләде.

Конкурста җиңүчеләр исемлеге белән биредә танышырга була: http://здесь 

Җиңүчеләр исемлегендә күрсәтелмәгән укучылар конкурста катнашу турында Диплом алачак. Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International