"Исток-Башлангыч" үзәгендә "Безнең куркынычсыз юл" тематик сәгате узды

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова "Балачак куркынычсызлыгы» акциясе кысаларында 6 нчы социаль участокта балигъ булмаганнар һәм район халкы арасында «Безнең куркынычсыз юл» тематик сәгате үткәрде.

Тематик сәгатьнең төп максаты-балигъ булмаганнарны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү һәм балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау. Чара барышында социаль педагог балаларны төп билгеләр белән таныштырды.  

Балалар билгеләрнең нәрсә өчен кирәклеген, машина юлын билгеле бер урында кичәргә кирәклеген белделәр.  Балигъ булмаганнар юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен кабатладылар, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементлар киюнең мөһимлеге турында фикер алыштылар.  

Балалар бик зур кызыксыну белән табышмакларны чиштеләр, викторинада катнаштылар. Чара азагында катнашучылар үзләренә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә куркынычсызлык тәэмин итү өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International