2025 елның 21 февраленнән 15 мартына кадәр 11:57дән 13:06га кадәр вакыт аралыгында Татарстан күгендә "язгы кояш интерференциясе" күзәтеләчәк. Бу эфир телевизион сигналын кабул итүгә комачауларга мөмкин.
Күпчелек цифрлы эфир телевидениесе кулланучылары сурәт сыйфатында үзгәрешләрне күрмәячәк. Шулай да кайбер очракларда рәсемнең кыска вакытлы "тукталуы", аның пиксельләргә таркалуы, тулысынча югалуы мөмкин. Мондый хәл берничә секундтан 10 минутка кадәр дәвам итә ала.
Интерференция күзәтелгән вакытлар графигын РТРС сайтында (http s: //tatariу a .rtr s. ru/ tv/breaks/) һәм телевизор караучылар кабинетында (https://online.rtm.ru/) табырга була.