Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасында халыкның финанс белеме»темасына аноним сораштыру үткәрә.
Сораштыру 2025 елның 11-28 февралендә уздырыла. Сораштыру Татарстан Республикасы гражданнарының финанс белеме дәрәҗәсен өйрәнү һәм финанс хезмәтләреннән файдалану дәрәҗәсен бәяләү максатларында үткәрелә.
Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халыктан һәм бизнес вәкилләреннән сорашып белешүләр»бүлекчәсендә онлайн анкета сорашып белешү үткәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
Сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/finansovaya-gramotnost-naseleniya--6541009.htm