Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, планетада якынча 50 млн кеше эпилепсиядән интегә.
Эпилепсия үзе үк йогышлы булмаган авыруларга керсә дә, кайбер инфекцияләрнең (энцефалитлар, менингитлар) катлауланулары аның үсешен китереп чыгарырга мөмкин, чөнки баш мие эшенә тискәре йогынты ясый. Моннан тыш, баш миенә үтеп кереп җитди авырулар китереп чыгарырлык паразитлар (токсоплазма, аскаридлар, дуңгыз чылбыры һ.б.) да бар.
Паразит булу үзәк нерв системасына токсик йогынты ясый. Бу вакытта көчле баш авыртулары, сөйләм бозылу, эпилептик өянәкләр һәм хәтта психикада үзгәрешләр дә күзәтелергә мөмкин.
Инфекцияне ничек кисәтергә Чи итнең сыйфатына яки җитәрлек эшкәртелүенә ышанмасагыз, аны ашамагыз.
Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне ашар алдыннан яки пешергәнче яхшылап юыгыз. Шешәләргә салынган яки кайнатылган суны гына эчегез. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез: ашар алдыннан һәм бәдрәфкә барганнан соң кулларыгызны сабын белән юыгыз.
Азык-төлек сатып алганда, бигрәк тә урам кибетләрендә һәм базарларда санитария шартларына игътибар итегез. Бу гади кагыйдәләрне үтәү паразитар авырулар йоктыру куркынычын киметергә ярдәм итәчәк.