Лениногорск шәһәрендә Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре тәрбиячеләре өчен муниципаль методик берләшмә узды.
Әлеге утырышның максаты-педагогларның һөнәри компетентлык дәрәҗәсен күтәрү, аларны мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль-эмоциональ интеллектын үстерүдә яңа методлар һәм алымнар куллануга этәрү.
ММО эше кысаларында педагоглар: 12нче балалар бакчасы, Тимәш Карлыгач балалар бакчасы, 17нче балалар бакчасы, 20 нче балалар бакчасы, Шөгер авылы Тургай балалар бакчасы, 28 нче балалар бакчасы, 2 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре мастер-класслар, тәрбияләнүчеләр белән белем бирү эшчәнлегенең видеофрагментларын күрсәттеләр.
Утырышта катнашучыларны өлкән әзерлек яшендәге балалар белән эшләүнең кызыклы технологияләре, методлары һәм алымнары белән таныштырдылар.