Лениногорск шәһәрендә Бөек Ватан сугышының ике ветеранына "Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының һәм Лениногорск шәһәренең Мактаулы гражданины" дигән мактаулы исем таныклыгы тапшырылды

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Мәдәният сараенда муниципаль район Советының хисап сессиясе узды, анда 2024 елга социаль-икътисадый үсеш йомгаклары ясалды һәм 2025 елга бурычлар билгеләнде. 

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Владимирович Коробченко, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Ринат улы Хәйруллин катнашты.

2025 ел илебездә һәм республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Безнең районда 247 ветеран яши, алар арасында 5 Бөек Ватан сугышында катнашучы, 47 Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, 243 тыл хезмәтчәне һәм 1 кеше «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә»билгесе белән бүләкләнгән ветеран яши.

Ветераннарга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медальләре тапшырыла башлады.  Бүген, ике Бөек Ватан сугышы ветеранына  - Дмитрий Николаевич Рукавишниковка һәм Габдерахман Зыятдин улы Биктаһировка "Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының һәм Лениногорск шәһәренең Мактаулы гражданины" дигән мактаулы исем таныклыклары, шулай ук Россия Президенты Владимир Путиннан «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы» хөрмәтенә медальләрен Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов тапшырды.

Биктаһиров Габдерахман Зыятдин улы 1927 елда Татарстан Республикасы Апас районының Салтыган авылында туа. Мәктәпне тәмамларга өлгерми,  сугыш башлана. 1944 елның декабрендә аны фронтка алалар. Германия капитуляциясеннән соң  Ерак Көнчыгышка күчерәләр. Һәм Совет Армиясе рядовое  ике сугышта, Бөек Ватан сугышында һәм Япония белән сугышта катнаша. Сугышчан казанышлары өчен «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Габдерахман Зыятдин улының ике улы, дүрт оныгы, дүрт оныкчыгы бар.

Дмитрий Николаевич Рукавишников 1927 елның 4 ноябрендә Бөгелмә районының Холодная головка авылында туа. Дмитрий Николаевич мәктәптә укый, аннары колхозга эшкә урнаша. 1944 елда фронтка китә һәм рус-япон сугышында катнаша, фронттан 1947 елда кайта.

Инде 50 ел диярлек Дмитрий Николаевич Лениногорскида яши, гомер буе  Карабашта янгын сүндерү частенда эшләгән,шуннан лаеклы ялга киткән. 

Дмитрий Рукавшниковның гаиләсе зур һәм тату,  аның ике кызы, дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

 

 

Фото: ЛМР матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International