Лениногорск 2024 елга нәтиҗә ясый һәм 2025 елга бурычлар билгели

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Лениногорскида муниципаль район Советының 2024 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә һәм 2025 елга планнарга багышланган хисап сессиясе узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Владимирович Коробченко, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Ринат улы Хәйруллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Гыймазетдин улы Хәнипов катнашты.

Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Нилевич Гирфанов районның мөһим казанышларын билгеләп үтте. Лениногорскилылар гуманитар ярдәм җибәреп, фронтка актив ярдәм итәләр. Предприятиеләр, эшмәкәрләр һәм халык МХО катнашучылары һәм Лисичанск һәм Рубежныйда яшәүчеләр өчен төзелеш материаллары, азык-төлек һәм кием-салымны да кертеп, 200 тоннага якын йөк җыеп җибәрде.

Район шулай ук РФ Президентын һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда актив катнашты, сайлауга килүчеләр саны 90% һәм 82% тәшкил итте.

Район икътисады 4 урта предприятие, 491 кече предприятие һәм 1507 шәхси эшмәкәр эше нәтиҗәсендә ныгыды. Төп өлешне «Татнефть» ГАҖ, «ТАГРАС» ҖЧҖ, «ТРАНСНЕФТЬ-ПРИКАМЬЕ» АҖ, «Охтин-Ойл» ЯАҖ һәм «ГЕОТЕХ»АҖ кертте. Эре предприятиеләрдә 15 меңгә якын кеше эшли.

2024 елда районда 11 км шәһәр яны юллары, 3 км шәһәр урамнары һәм 3 км тротуарлар ремонтланды. «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Камышлы елгасы аша Октябрь урамындагы күпер реконструкцияләнде.

Халык онлайн-кассалар һәм видеокүзәтү белән җиһазландырылган шәһәр автобуслары маршрутын яңартуны уңай бәяләде.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә «Безнең ишегалды»программасы буенча 20 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалды һәм 16 ишегалды төзекләндерелде.

 Социаль өлкәдә шактый эшләр башкарылды. Медсанчасть поликлиникасында, балалар йортында, картлар өчен интернат-йортта һәм 18нче балалар бакчасында капиталь ремонт булды. Капиталь ремонттан соң сәнгать мәктәбе ачылу сәнгать белән шөгыльләнүче балалар санын арттырды.

Иганәчеләр – «Татнефть» ГАҖ һәм «Охтин-Ойл» ЯАҖ ярдәмендә 5, 7 һәм 10 нчы мәктәпләрдә химия һәм информатиканы тирәнтен өйрәнү кабинетлары ачылды.

2024 ел Лениногорск районының авыл җирлекләренә сизелерлек үзгәрешләр китерде. Авыл хуҗалыгы эшчәнлеген 8 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 21 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 2 кулланучылар кооперативы алып бара.

Лениногорск кошчылык фабрикасы күркә үстерү проектын уңышлы гамәлгә ашырды, күркәләр саны 54 мең башка җитте һәм 900 тонна ит җитештерде.

Республика программалары буенча Сугышлы авылы һәм Яңа Чыршылы поселогы территорияләре төзекләндерелде, Ивановка һәм Сугышлы ФАПлары ремонтланды, ә Мичуринода яңа ФАП ачылды.

4 җирлектә суүткәргечләр төзелеше һәм ремонт эшләре төгәлләнде.

Иске Писмәндә капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йорты ачылды. Ивановка авыл мәктәбендә «Үсеш ноктасы» барлыкка килде, ә 3 ашханәдә (Ивановка, Түбән Чыршылы, Тимәш) азык-төлек блокларына капиталь ремонт ясалды.

2024 ел күңелле вакыйгалар белән истә калды: Мәдәният сараеның 60 еллыгы, Россиядә иң яхшылар рәтенә кергән балалар сәнгать мәктәбенең 70 еллыгы һәм «Алмакай» ат хуҗалыгы оештырган «Татар аты»беренче Бөтенроссия фестивале. Шәһәр урман паркында беренче тапкыр гадәти булмаган «Шүрәле-трейл»узды.

2024 ел Лениногорск өчен җиңүләр елы булды: без республикада йөз балл җыючылар саны буенча 5 нче урынны алдык, укучылар олимпиадаларда 59 призлы урын яулады. Елның иң яхшы спортчылары арасында - Дарья Антипова, бокс буенча Европа беренчелегендә 1 урын, Данил Садреев һәм Аделина Ибраһимова, шулай ук грек-рим көрәшендә алтын медаль яулаган Макар Зубаровский.

Авыл җирлекләре һәм ТИҮләр грантлар конкурсларында актив катнашалар һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыралар.

Бу эш 2025 елда да дәвам итәчәк, быел без илебезнең иң әһәмиятле бәйрәмнәренең берсен - Бөек Җиңүнең 80 еллыгын, шулай ук шәһәребезнең 70 еллыгын, «Лениногорскнефть» нефть - газ табу идарәсенең 80 еллыгын һәм «Татнефть»Компаниясенең 75 еллыгын билгеләп үтәбез.

Алда – яңа проектлар һәм казанышлар!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International