"Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «өлкән кеше өчен тәрбиягә бала алучы гаилә»пилот проектын гамәлгә ашыру дәвам итә

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

Өлкәннәр һәм инвалидлар еш кына ярдәмгә мохтаҗ. Өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның тормыш сыйфатын күтәрү, аларның гадәти социаль мохиттә булуларын мөмкин кадәр озайту, үзара ярдәмләшү традицияләрен ныгыту, социаль ялгызлыкны профилактикалау максатында Лениногорск комплекслы үзәгендә «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә»пилот проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Тәрбиягә алучы гаиләне Россия Федерациясенең хезмәт яшендәге хокукка сәләтле балигъ булган гражданнары оештыра ала. Тәрбиягә бала алган гаиләдә яшәүгә мохтаҗ затлар дип ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм читтән даими ярдәм кирәк булган инвалидлар танылырга мөмкин. Яклар арасында килешү төзелә.

Лениногорск районында бүгенге көндә 1 тәрбиягә алган гаилә бар. Әгәр дә сезнең күңел җылысын уртаклашырга, авыр хәлдә калган ялгыз кеше турында кайгыртырга теләгегез һәм мөмкинлегегез бар икән-безгә мөрәҗәгать итегез Тәрбиягә алучы гаилә төзү мәсьәләсе буенча тулырак мәгълүматны түбәндәге адрес буенча алырга була: Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 20 йорт, Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, тел.: (885595) 5-16-14.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International