Лениногорск районында ике көн рәттән янгыннар булды.
27 гыйнварда 11 сәгать 14 минутта янгын сүндерү бүлегенә Лениногорск шәһәре, Ленин проспекты, 29 йорт буенча янгын чыгуы турында хәбәр килә. Нәтиҗәдә, йокы бүлмәсендә җиһазлар һәм кием-салым янып бетә.
Янгынның беренчел сәбәбе-электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.
28 гыйнварда 03 сәгать 47 минутта янгын сүндерү бүлегенең элемтә пунктына Керкәле авылы, Совет урамы буенча янгын турында хәбәр килә. Янгын нәтиҗәсендә мунча һәм утын янып бетә. Янгын мәйданы 20 м2 тәшкил иткән.
Янгынның беренчел сәбәбе-мичнең дөрес төзелмәве яки төзек булмавы.
Бәхеткә, янгыннарда зыян күрүчеләр юк.
Хөрмәтле Лениногорск муниципаль районы халкы!
Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге янгын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга дип кисәтә. Электр приборларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозганда, ут белән саксыз эш иткәндә, мичләрне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозганда – һәркайда кеше факторы бар!
Ятакта тәмәке тартмагыз, вакытында белгечләргә мөрәҗәгать итегез, өйдә үткәргеч белән проблема булса, электр челтәрен артык йөкләмәгез.
Янгынның беренче билгеләре булганда 101 яки 112 номерларына шалтыратыгыз.