Лениногорскиның үзәк китапханәсендә Җәмит Рәхимовны искә алу кичәсе узды

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә язучының 90 еллыгына багышланды.

«Нефть бишегендә туган әдип» исемле әдәби-музыкаль чарада якташ язучыбыз Җәмит ага Рәхимовның бай мирасын барланды, аның кабатланмас шәхес икәнлеген тагын бер кат искә төшерде.

«Батырша» романын гомер эшем дип саныйм. Мин аны язарга гомерем буе әзерләндем. Анда милли мәсьәлә буенча әйтәсе килгән бөтен сүзләремне әйттем. Һәрхәлдә, язучы күпме генә әсәрләр иҗат итмәсен, аның күз өстендә каш кебек бер генә китабы була дип исәплим», -  дип язган Җ. Рәхимов.

Язучының үзе исән вакытта әлеге романы ничек язылганы турында сөйләгән видео-интервьюсы күрсәтелде. Әлеге видеода Җәмит аганың тормыш иптәше Галия Мәгъсүм кызы да күренә. Галия апа – Җәмит ага янында һәрвакыт таяныч булды, ире үлгәч, аның мирасын туплап, китап итеп чыгаруда зур эшләр башкарды.

Җәмит Рәхимов турында истәлекләре белән ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Фәйзи Хөснуллин бүлеште.
Кичәдә катнашкан Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров язучы турында матур фикерләр әйттеләр.

Очрашуда шулай ук Әлмәттә яшәүче якташыбыз, мөгаллимә, татар гаиләсе Бөтенроссия  иҗтимагый фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе, әдәби әйдаман Гөлия Замалиева, Җәмит Рәхимовның авылдашы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы әгъзасы Лилия Афандиева,  шагыйрә, җырчы, композитор Гөләндәм Кәбирова чыгыш ясады.
11 гимназиянең “Тулпар” фольклор түгәрәгенә йөрүче егет-кызлар Җәмит Рәхимовның “Өч бәрәңге” әсәрен сәхнәләштерделәр, алар җитәкчеләре -  өстәмә белем бирү педагогы Фәридә Әхмәтшина белән ныклы әзерлек алып барганнар, укучылар оста башкарды.

Чара барышында язучының әсәрләреннән өзекләр укылды, Гөләндәм Кәбирова, Ләйсән Шәмсуарова башкаруында җырлар яңгырады.

Тулырак:  https://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/leninogorskinyn-uzak-kitapaxanasenda-amit-raximovny-iska-alu-kicase-uzdy

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International