"Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре «Ленинград шәһәрен истә тот»акциясен уздырды

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Лениногорск шәһәренең "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Мария Исаева Ленинград блокадасын өзү көненә багышланган «Ленинград шәһәрен исеңдә тот»исемле өлкән буынга ярдәм акциясе оештырды.

 «Волонтер» ирекле үзәге волонтерлары, шул исәптән балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар Ленинград блокадасында булган Гәрәева Радия Ахуновнаның өенә бардылар.

Бу истәлекле көнне волонтерлар шәһәребездә яшәүче ветеранга көнкүреш ярдәме күрсәттеләр, аңа хөрмәтләрен белдерделәр.  

Шактый олы яшьтә булуына карамастан, Радия Ахуновна балаларны шатланып каршы алды һәм  тормышы турында сөйләде.

Мондый очрашулар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, аерым алганда, Ленинград блокадасы турында яңа белемнәр алырга, һәр кешенең үз Ватаны язмышында ролен, Бөек Җиңүгә керткән өлешен аңларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International