Лениногорск шәһәренең «Исток - Башлангыч "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы "Балалар ышаныч телефоны турында нәрсә белергә кирәк?» дигән әңәңмә үткәрде.
Әңгәмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: балалар өчен ышаныч телефоны төшенчәсе һәм эшләве, балалар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алган ситуацияләрнең мисаллары, ышаныч телефоны консультантлары белән аралашу ысуллары һәм анонимлык гарантияләре, ярдәмнең әһәмияте һәм авыр ситуацияләрдә балалар ясый алган мөһим адымнар.
Әңгәмә нәтиҗәсендә балалар авыр тормыш хәлләрендә ярдәм һәм киңәш сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында файдалы мәгълүмат алдылар. Бу аларда ярдәмнең һәрчак мөмкин булуына ышаныч формалаштырырга мөмкинлек бирде, шулай ук Ышаныч телефоны хезмәтенә ышаныч тудырды.
Очрашу азагында катнашучылар ышаныч телефонының контакт мәгълүматлары һәм аның эше турында файдалы мәгълүмат белән буклетлар алдылар.