Лениногорск шәһәренең «Высота» Яшьләр үзәгендә шәһәр мәктәпләре укучылары катнашында "Дай - 5!" Хакатон ярышы узды. Әлеге ярыш Лениногорск шәһәрендә өченче тапкыр уздырыла.
Ярышларда 30дан артык укучы катнашты. Укучылар chatgpt 4.0 ны үзләштереп, нейрочелтәрләргә сорауларны дөрес төзергә өйрәнделәр, аннары безнең present Simple AI республика программасын кулландылар.
Программа үзенең тарихын 2022 елдан башлый һәм ІТ-технологияләр һәм катлаулы инновацион дөньяны республикабызның барлык районнарында да файдаланырлык итү белән шөгыльләнә.
"Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов IT-парк директоры Руслан Власов белән җиңүчеләрне бүләкләделәр.
"ИТ-парк «Югары технологияләр өлкәсендә технопарк" ДАУ муниципаль үсеш секторы җитәкчесе Аяз Сәрвәров мәктәп укучыларына IT-инженеринг буенча лекция укыды, проект эшен әзерләргә булышты.
Ярышларда беренче урынны 10 нчы мәктәп командасы, икенче урынны 7 нче мәктәп командасы, өченче урынны 5 нче мәктәп командасы алды.