«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Елена Ивановна Әхмәтҗанова шәһәр һәм районның социаль хезмәткәрләре алдында доклад белән чыгыш ясады, 2024 елга йомгак ясады һәм 2025 елга бурычлар билгеләде.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» төбәк проекты буенча өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә 411 гражданга хезмәт күрсәтә. Яңа елда бу күрсәткеч артырга мөмкин.
2024 ел дәвамында, гадәттәгечә, 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарны тиешле тәрбиясез калдыру очракларын кисәтү, шулай ук социаль хезмәтләр алуда ярдәм итү максатыннан, өйдә обходлар үткәрелгән. Лениногорск районында алар 1409 кеше, шулардан шәһәрдә-965 кеше, районда – 444 кеше.
Өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның өй шартларында максималь озак һәм уңайлы яшәү шартларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән «Өлкән кешене тәрбиягә бала алган гаилә», «Тәрбияче» проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Елена Ивановна билгеләп үткәнчә, ел дәвамында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансеризация узарга «Исток-Башлангыч»үзәге автотранспорты белән хастаханәгә китергәннәр. Бу - 1524 кеше, шуларның 1012се диспансеризация узган.
«Актив озын гомер» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» үзәге базасында инде өч елдан артык «Театр остаханәсе»проекты гамәлгә ашырыла. Бүген анда 14ләп кеше йөри. Өлкән яшьтәге актив кешеләр төрле спектакльләрдә катнаша.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге тарафыннан 2024 елда профилактика эшләрен исәпкә алып, 4703 кешегә хезмәт күрсәтелде.
"2025 елга бурычлар учреждение алдында 2024 елдагы кебек үк кала. 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу безнең эшкә билгеле бер төзәтмәләр кертәчәк. Без барлык бурычларны да лаеклы үтәрбез дип уйлыйм", - диде ул.
2024 елга хисапны төгәлләп, Елена Ивановна күңелле мизгелләрне дә билгеләп үтте. Ул коллегасы Рәйхәнә Әнвәр кызы Локмановага чәчәк бәйләме тапшырды.Аны 2024 елның ноябрендә Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан иң яхшы хезмәткәр дип таныганнар һәм Рәхмәт хаты тапшырганнар.