Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.
Көрәштә 16 яшькә кадәрге 420 спортчы катнашты.
Лениногорск шәһәреннән грек-рим көрәше буенча спортчы Дмитрий Зорин (тренеры Руслан Лущиков) 57 кг га кадәр авырлык категориясендә өченче урынны яулады һәм Россия Беренчелегенә юллама алды.
Лениногорск егете Николай Лобановка бронза өчен көрәштә бераз уңыш һәм түземлек җитмәде. Ул бик яхшы көрәш күрсәтте, ләкин нәтиҗәдә Түбән Новгород көрәшчесенә оттырды.
Шундый үҗәтлек һәм тәҗрибә белән Николай киләчәктә зур уңышларга ирешә алачак.
Башка шәһәрләрдән килгән спортчылар да каты көрәш алып бардылар һәм призлы урыннар алдылар. Мәсәлән, Әлмәттән Әнәс Мирзоев (57 кг) һәм Бөгелмәдән Родион Глухов (32 кг) көмеш медаль яуладылар. Бронза медальләргә Түбән Кама спортчылары Геннадий Михайлов (41 кг), Демид Абдульманов (48 кг), Самир Насыйбуллин (68 кг), шулай ук Урыссудан Искәндәр Зәйдуллин (52 кг) лаек булды.
Ярышларда катнашучыларның барысына да алдагы ярышларда җиңүләр һәм тырышып чыгыш ясауларын телибез.
Спортчыларны һәм тренерларны Россия Беренчелегенә юллама алулары белән котлыйбыз!