Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова Бикбов Яхья Хөҗҗәт улын 95 яшьлек юбилее белән котлады.
Яхья Хөҗҗәт улы Лениногорск районының Туктар-Урдаласы авылында яши. Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, озак еллар колхозда бригадир булып эшләгән.
Авылда аны бөтен кеше хөрмәт итә.
Бүгенге көндә Яхья Хөҗәтович кызы Фәния тәрбиясендә яши, көн саен изге догалар, биш мәртәбә намаз укый. Аңа ныклы сәламәтлек, оптимизм, күтәренке кәеф телибез.