Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Платонова Наталья "Татмедиа" АҖ филиалы "Заман сулышы" газетасы мөхәррире Мостафина Розалиягә кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча VIII республика конкурсында актив катнашкан өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Наталья Платонова уртак хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, узган һөнәри бәйрәме һәм газетаның баш мөхәррире вазифасына күтәрелүе белән котлады. Киләчәктә дә уңышлар, сайланган эштә профессионал булып калу, илебез журналистикасының иң яхшы традицияләрен саклап калу, иҗади уңышлар һәм җиңүләр теләде.