Лениногорск районында гражданнар җыеннары башланды

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Лениногорск районының авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар, гражданнар җыеннары башланды.

 Беренче җыеннар Лениногорск районының Кирлегәч һәм Урмышлы авылларында узды.  31 гыйнварга кадәр 36 гражданнар җыены үткәрәчәкбез. Җыенда "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск районы башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Җыеннарда Кирлегәч һәм Урмышлы авыл җирлекләре башлыклары авылларда 2024 елда башкарылган эшләр турында сөйләделәр һәм 2025 елга бурычлар куйдылар. Авыл халкы юлларны ремонтлау, урамнарны яктырту, төзекләндерү һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы борчыган сорауларын бирде. хакимият һәм хезмәт вәкилләре аларның үтенечләрен һәм борчыган сорауларын эшкә алдылар.

  Шулай ук гражданнар җыенында халыкка мәҗбүри рәвештә вакцинация узу, мошенникларның активлыгы, аларның хәйләләренә ничек эләкмәскә, янгын куркынычынничек булдырмаска һәм башкалар турында мәгълүмат бирделәр.

Фото: ЛМР матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International