Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы балигъ булмаган яшүсмерләр катнашында «Минем тормышым минем кулларда»дигән темага тренинг элементлары белән дәрес үткәргән.
Дәрес барышында балалар «Жизнь за 2 минут» видеоролигын карадылар, ул тормышның тиз үтүен һәм һәр мизгелнең мөһимлеген күрсәтте. Бу ролик балаларда күп хис-кичерешләр уятты һәм фикер алышу өчен яхшы сәбәп булды.