Түбәләрдән кар һәм боз төшү-сезонлы куркынычлар, аларны кисәтергә кирәк. Түбәләрдә боз һәм карк-шәһәр халкы өчен гадәти күренеш.
Йорт түбәләрендә җыелган кар бәхетсезлек очракларына сәбәпче була. Гражданнарны игътибарлы булырга чакырабыз. Урам буйлап барганда, салынып боз һәм кар салынган йортлардан ераграк узарга, алар янында автотранспорт куярга ярамый.
Бина түбәләреннән кар төшү куркынычы булганда төп саклык чаралары:
- авыш түбәле йортларга якын килмәскә;
- кәрнизләрендә боз һәм кар асылынып торган корылмалар янында автомобильләрне калдырмаска;
- койма булганда куркыныч урын артына чыгарга тырышмаска, бәлки урап узарга;
- урамда колакчын киеп йөрмәскә, түбәдән яуган кар тавышын ишетмәскә мөмкин.
Әгәр тротуар буйлап хәрәкәт иткәндә сез югарыда шикле шау – шу ишеткәнсез икән-туктарга, башыгызны күтәрергә һәм анда нәрсә булганын карарга ярамый. Бәлки, бу кар яисә боз кисәге төшүедер. Бинадан да качарга ярамый.
Тизрәк стенага сыенырга кирәк, түбә козырегы ышык урын булачак. Өй түбәсендә асылынып торган боз күрсәгез,сезгә хезмәт күрсәтү оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Мәгълүмат Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтыннан.