Роспотребнадзор авиапассажирларга рейсларны гамәлдән чыгарганда яки тоткарлаганда һәм билетларны кире кайтарганда гамәлләр алгоритмын искәртә

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Роспотребнадзор хәбәр итә, рейс гамәлдән чыгарылган һәм/яки тоткарланган очракта пассажирларга мәгълүмат бирү буенча чаралар күрелергә тиеш.

Билетта күрсәтелгән рейсның гамәлдән чыгарылуы яисә шактый тоткарлануы, ташучының ташу маршрутын үзгәртүе яисә рейсның расписание буенча үтәлмәве белән бәйле рәвештә ташудан баш тарту пассажирның ташудан баш тартуы дип таныла, бу очракта пассажир, тариф кире кайтарылмаса да, түләнгән акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Кире кайтару ташучы тарафыннан яисә аның кушуы буенча ташу өчен түләү урыны буенча вәкаләтле агент тарафыннан, шулай ук ташучы кагыйдәләрендә каралган пунктларда башкарыла.

Барыннан да элек пассажир ташучыга карата дәгъва төзергә һәм аңа зыянны раслый торган документларның күчермәләрен беркетергә тиеш. Пассажир шулай ук ташучыдан тоткарлануның һәр сәгате өчен МРОТның 25 проценты күләмендә штраф түләттерә ала, ләкин, әгәр ташучы үти алмаслык көч аркасында срогы чыкканлыгын исбатламаса гына.

Кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы сораулар туганда, сез Роспотребнадзорның үз төбәгегез буенча идарәсенә яки 8 (800) 555-49-43 номерына шалтырата аласыз, шалтырату бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International