Райондашыбыз Кәримә әби Вәлиеваны 95 яше белән котладылар

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова райондашыбыз Кәримә Зөфәр кызы Вәлиеваны котларга барды. Кәримә әбигә – 95 яшь.

Ул 1930 елның 10 гыйнварында районның Кирлегәч авылында туган. Балачактан ук колхоз эшендә төрле эшләрне башкарган.

1974 елда Лениногорск шәһәренә күчкәч, ЛУТР җәмгыятенә эшкә керә һә мшунда лаеклы ялга чыкканчы буфетчы булып эшли.

Бүгенге көндә тыныч тормышка куанып, дүрт баласы, биш оныгы, 11 оныкчыгы янәшәсендә бәхетле картлыкта гомер кичерә. Янында гаиләсе белән улы аны тәрбиялиләр.

Галия Котдус кызы юбилярга исәнлек-саулык, тыныч тормыш теләде. Истәлекле бүләк тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International