"Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов Лениногорск шәһәрендә яшәүче Казакова Нина Григорьевнаны 100 яшьлек юбилее белән котлады.
Ул 1925 елның 10 гыйнварында Архангельск өлкәсендә туа. Әтисе авылда колхоз рәисе булып эшли, әнисе Нинага 3 яшь, ә энесенә 5 яшь булганда иртә вафат була. Аларны үги әнисе тәрбияләгән. Сугыш башлангач, аның әтисе үз теләге белән фронтка китә, блокададагы Ленинградта була.
Абыйсы Коляны да сугышка алалар, ул су асты көймәсендә хезмәт итә һәм хәбәрсез югала.
Сугыш вакытында бөтен өй эше балалар җилкәсенә төшә. 1941 елда Нина мәктәпне тәмамлый, сугыш вакытында колхозда, ә кыш көне агач әзерләүдә эшли. 1944 елдан бухгалтерлык техникумында укый.
1947-1950 елларда Петрозаводскида леспромхозда бухгалтер булып эшли, аның янында булачак ире армиядә хезмәт иткән хәрби часть була, ул аны Татарстанга, Лениногорск шәһәренә алып китә.
1951 елда кияүгә чыга һәм хезмәт юлын Лениногорскида сельпода бухгалтер булып дәвам итә. 1955-1971 елларда разведка бораулауда бухгалтер булып эшли. 1971-1980 елларда-пенсиягә кадәр КРС идарәсендә бухгалтер булып эшли. Өч кыз үстергән, 6 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар.