Лениногорскида "Улак-Күк Бүре" милли уены узды

2025 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

Лениногорск районының Югары Каран авылында «Алмакай» ат утарында Лениногорск шәһәре Башлыгы Кубогына «Улак-Күк Бүре» милли уены узды.

Уенда Лениногорск, Казан, Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләреннән командалар катнашты.

Сәламләү сүзе белән "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов чыгыш ясады.

«Алмакай " утарына нигез салучы Фәрит Нәбиуллин барлык катнашучыларга уңышлар теләде.

"Улак-Күк Бүре" уены безнең команда - лениногорскилыларның җиңүе белән тәмамланды. Мавыктыргыч һәм киеренке уенда алар беренче урынны Казан командасына бирмәделәр. Уен нәтиҗәләре буенча икенче урынны Казан  командасы алды, өченче урынны Бөгелмә командасы алды, дүртенче урынны Әлмәт командасы алды. Катнашучыларга Кубоклар, Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International