Александр Ванюков: «Мине халкымның мәдәнияте, көнкүреше, авылым мәдәнияте рухландыра»

2025 елның 5 гыйнвары, якшәмбе

Лениногорск районының Яңа Сережкино авылында талантлы агачтан уеп ясау остасы Александр Ванюков яши. «ЛМР» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов хезмәттәшләре белән аның остаханәсендә булды, останың эшләрен күрде.

Александр Ванюков балачактан ук бу эш белән мавыккан, аны укытучысы Виталий Вениаминович Львов илһамландырган.

Нәкъ менә ул Александр Ванюковның талантына зур этәргеч биргән. Бүген ул Яңа Сережкино авылы мәдәният йортында балалар өчен түгәрәк алып бара. Аларны уеп ясарга өйрәтә, мастер-класслар үткәрә. Аңа хәтта ерак районнардан да киләләр.  

Безнең район талантлы кешеләргә бай, аларны белергә, аларның хезмәтен һәм осталыгын хөрмәт итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International